Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов: Татарстан бюджетына салымнар җыю, санкцияләргә карамастан, 230 млрд.ка җитте

Республика предприятиеләре беренче яртыеллыкта, дөнья валютасы курсларының тотрыксызлыгы, санкцияләргә карамастан, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга акча күчерүне арттырды.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Беренче яртыеллыкта республиканың берләштерелгән бюджетына 230 миллиард сум кергән, шуларның 207 миллиард сумы – үзебезнең керем. Үзебезнең керемне җыю буенча еллык план 61,4 процентка үтәлгән. Агымдагы сәяси вазгыятьтә безнең предприятиеләр моңарчы күрелмәгән санкция басымы кичерә. Бөтен икътисадны үзгәртеп кору бара. Җитештерүчеләр товарлар һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итүнең яңа логистикасын кора, импортны алыштырырдай производстволарны оештыру мөмкинлекләрен карый. Предприятиеләр рубль курсы, энергоресурсларга бәяләр һәм башка тышкы факторлар йогынтысында эшләргә мәҗбүр», – дип сөйләде Миңнеханов.

Чагыштыру өчен, 2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Татарстан бюджетының үтәлеше 125 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты салым һәм салым булмаган керемнәр белән 149 миллиард сумга тулыланган.

Керемнәрнең үсүенә карамастан, Татарстан Президенты тармак министрлыкларына авырлыклар кичерә торган, бюджетка түләүләрне киметә барган предприятиеләргә атна саен баланс комиссияләре үткәрергә кушты. Комиссия эшендә бу предриятиеләрне кураторлык итә торган предприятиеләр дә катнашырга тиеш. «Безнең төп максат – аларның эшкә сәләтлелеген һәм үсешен тәэмин итү. Җитештерүчеләргә кооперация элемтәләре булдырырга ярдәм итәргә кирәк. Сату базарларын табарга һәм ярдәм чараларын кулланырга. Ярдәмнең яңа чаралары турында федераль дәрәҗәдә тәкъдимнәр кертергә кирәк», – дип ассызыклады ул.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2022 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга финанс системасы органнары бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев