Татарстан Президенты премиясе 2015 елда гамәлгә куелды һәм ул гражданнарга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган социаль проектлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда республиканың гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премия бирү турындагы указга кул куйды. Документ тексты ТР Президенты порталында урнаштырылган.
Премиягә Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов, «”Ватан” берләшмәсе» яшьләр оешмасы җитәкчеләре Александр Коноплев һәм Илья Прокофьев, шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев ия булды.
Премиягә шулай ук Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина, «Балаларда көч» сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фонды, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, «Чыныкканнар» инвалидлар иҗтимагый оешмасы, «Умай» Идел буе гаилә академиясе һәм «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды лаек булды.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев