Соңгы яңалыклар

Миңнеханов: Чаллыда 26 меңнән артык кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк

Шәһәрдә уртача хезмәт хакы 46,8 мең сум тәшкил итә.

Чаллыда яшәүче 26 меңнән артык кешенең айлык кереме яшәү минимумыннан түбән.

«Республика буенча уртача хезмәт хакы 43,4 мең сум тәшкил итә, сездә бу сан югарырак — 46,8 мең сум. Сез республикада бу күрсәткеч буенча сигезенче урында торасыз, әмма шәһәр халкының шактый түбән керемле булуына игътибар итәргә теләр идем. Өченче квартал нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 55 оешмасы хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк акча түләгән. Нәтиҗәдә 26 меңнән артык кешенең айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк», — диде республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов сүзләренчә, пандемия демографик хәлгә бик җитди йогынты ясады. «Узган ел 40 936 бала туган, бу 1,6 процентка кимрәк. Әмма 10 елда күп балалы гаиләләр саны шактый, ягъни 1,6 тапкырга артты. Ике ел рәттән халыкның табигый кимүе күзәтелә, узган ел — 1 310 кеше. Объектив һәм субъектив сәбәпләр барлыгын аңлыйбыз, әмма бу сорау бик мөһим булып кала», — дип дәвам итте ул.

Татарстан Президенты аныклаганча, республика рейтингында Чаллы торак төзелеше буенча икенче урында тора, тулаем территориаль продукт буенча өченче урында, төяп җибәрелгән товар күләме буенча — дүртенче.

«Монда КАМАЗ зур роль уйный. Бүген предприятиенең дөнья дәрәҗәсендәге модельләре бар. Уңышлы проектларның берсе — „Мастер“ КИП, аның кереме КАМАЗ табышына якынлашкан диярлек», — диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев