Соңгы яңалыклар

Миңнеханов «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә түләү турында указга кул куйды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.

«Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операция чорында Татарстан Республикасында оешкан «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт узучы затларга социаль ярдәм чаралары сыйфатында 260 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләргә», — диелә документта.

ТР Министрлар Кабинетына күрсәтелгән түләүне гамәлгә ашыру тәртибен раслау күрсәтмәсе бирелде.

Шулай ук республика Хөкүмәте чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев