«Милләтләр кроссы» районның меңнән артык кешесен берләштерде
Массакүләм йөгерештә төрле яшьтәге кешеләр – мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр катнашты.
Көне дә бик матур иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар елдан-ел арта бара. Күпләр спорт чарасына стартка кадәр үк әзерләнә, көн саен күнегүләр ясый. Әмма катнашучылар арасында стартка тәүге тапкыр басучылар да бар.
«Милләтләр кроссы» бөтенроссия ярышлары кысаларында «Татарстан кроссы»ның егерменче юбилей чарасында барлык теләүчеләр – мәктәп укучылары, укытучылар, оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Массакүләм старт сәгать 10да бирелде.
Спортчыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров сәламләде.
– Сезнең арада районның иң яхшы спортчылары бар. Юбилей йөгерешендә катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә, уртак эшебездә уңышлар телим. Кешеләрнең спорт белән күбрәк шөгыльләнүе сөендерә. Районыбыз чәчәк атсын, ә спортчылар үзләренең җиңүләре белән куандырсын. Уңышлар сезгә! – дигән теләкләрен җиткерде ул.
Беренче булып оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре старт алды. Ир-атлар арасында финиш сызыгын беренче булып – Иске Ильдеряк мәктәбе директоры Алексей Маклаков, хатын-кызлар арасында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова узды.
2010-2011 елгы укучылар арасында беренче булып Гамил Хәсәнов (3 нче Аксубай мәктәбе) һәм Эвелина Филиппова (Савгач мәктәбе), 2008-2009 елгы малайлар арасында – Дмитрий Бульбов (Беловка) һәм Кристина Андреева (Савгач мәктәбе), 2006-2007 елларда туган укучылар арасында – Зиннур Мотыйгуллин (Яңа Ибрай мәктәбе) һәм Екатерина Белова (Иске Ильдеряк мәктәбе), 2004-2005 елгы егетләр арасында Вадим Липатов (Савгач мәктәбе) һәм Луиза Васюткина (Иске Ильдеряк мәктәбе) йөгереп килделәр.
Белем бирү учреждениеләре арасындагы эстафета җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләде: беренче урында – Иске Ильдеряк мәктәбе, икенчедә Иске Ибрай мәктәбе командалары. Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп укучылары өченче урынны яуладылар.
Ир-атлар арасында төрле яшь категорияләрендә Егор Гусляков (Иске Ильдеряк авыл җирлеге), Андрей Анашкин (район үзәк хастаханәсе), Владимир Кожеманов (Беловка), Леонид Васильев (Савгач мәктәбе), Владимир Альметкин (Иске Ильдеряк мәктәбе) беренче булдылар. Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Наталья Тимофеева («Яшьлек» спорт комплексы), Лилия Мясникова (2 нче Аксубай мәктәбе), Ольга Васильева (спорт мәктәбе), Зоя Шихранова (3 нче Аксубай мәктәбе) килделәр.
«Татарстан кроссы-2021»дә районның меңнән артык кешесе катнашты. Иң яхшы йөгерешчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев