Буген юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.
Ел башыннан Аксубай районында юллар төзүгә һәм ремонтлауга республика һәм федераль бюджеттан 988 054 945 мең сум акча тотылган. Бу 27 километрдан артык сыйфатлы заманча юллар.
– Халыкның уңайлыгы гына түгел, районның икътисадый үсеше дә безнең юлларның сыйфатына бәйле икәнен аңлыйбыз, – ди «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин. – Коллектив үз бурычларын лаеклы үти, җиң сызганып эшли.
Кайсы юллар төзекләндерелде

Сезон дәвамында Аксубай юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшен районның төрле почмакларында күзәтергә мөмкин иде. Алар Аксубай муниципаль районында:
- «Аксубай - Федоровка»,
- «Чистай - Аксубай - Нурлат» - Шәрбән»,
- «Чистай – Аксубай - Нурлат» - Иске Мокшино» - «Кече Сөнчәле - Аксубай - Федоровка - Иске Үзи» ,
- «Чистай - Аксубай - Нурлат» (82+173 км – 83+373 км) автомобиль юлларын ремонтлау, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләрен башкардылар.
Җирле әһәмияттәге юл-урам челтәрләре
«Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы командасы җирле әһәмияттәге юл-урам челтәрендә зур эш башкарды. Бу юнәлештә 220 миллион сумнан артык акча тотылган. Район авылларында гомуми озынлыгы 6 км.дан артык, ә район үзәгендә 1,963 км.га якын урам юллары ремонтланган. Яңа Ибрай, Карасу, Урмандеево, Татар Сөнчәлесе, Иске Кыязлы, Киса, Черемушка авылларының үзәк урамнарында асфальт юллар барлыкка килде. Яңа Татар Адәмсуы авылының Юл һәм Үзәк урамнарында озынлыгы 1 км.дан артык вак ташлы юл түшәлгән.
Юлларны карап тоту
«Татавтодор» АҖ филиалының мөһим бурычларының берсе – төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын карап тоту. Аксубай районында 315,624 километр автоюл карап тотыла.Юлларны карап тотуга барлыгы 120 миллион сум акча тотылган. Отчетлардагы коры саннар артында юлчыларның гаять зур хезмәте тора.
Район юлларында 14 мең квадрат метрдан артык мәйданда чокырлы ремонт ясалган. Асфальт-бетон заводында 63,5 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештерелгән. Филиалның автотранспорты белән быел 500 мең тоннадан артык йөк ташылган.
«Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы коллективы үзенең төзекләндерү мәсьәләләрендә районның ышанычлы партнеры булуын тагын бер кат исбатлады. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә меңләгән машина йөртүче көн саен билгеләнгән урыннарына уңайлы һәм имин рәвештә барып җитә ала.
Һөнәри бәйрәм алдыннан районның баш юлчысы Фәнис Сафин бөтен коллективка һәм юл тармагы ветераннарына үзенең иң изге теләкләрен җиткерде, авыр, әмма кирәкле хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләре белдерде.
Нет комментариев