Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Миллион ярымга гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар

Аксубай районыннан махсус хәрби операция зонасына 39 нчы тапкыр гуманитар ярдәм йөге илтеп тапшырылды.

Ярдәм йөгенең бәясе 1,5 миллион сумнан күбрәк тәшкил иткән. Якташлардан сугышчыларга бортлы УАЗ автомобиле, «ВАЗ- 2107», ике «Нива», «Газ- 69», ике мотоцикл алып барып тапшырылды.

Гуманитар йөк төзелеш материалларыннан һәм инструментлардан алып, махсуслаштырылган коралларга һәм беренчел кирәк-яракларга кадәр киң күләмле әйберләрне үз эченә алган. Районнан үзебезнең сугышчы егетләребез өчен 30 посылка да җибәрелде.

Бу ярдәмгә мохтаҗ булганнарга битараф калмаучыларның берләшкән тырышлыгы һәм ихлас игелеге нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Сугышчылар авыр шартларда ярдәм итәчәк окоп шәмнәрен, яшеренү челтәрләрен, тубусларны һәм башка мөһим элементларны шатланып кабул иткәннәр.

Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, бу өлеш район халкы, якташлар ярдәме белән мөмкин булды. Һәм һәр сум, һәр инициатива, һәр ярдәм – уртак эшкә мөһим өлеш. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк район халкының бердәмлеге дә, ярдәм итәргә әзер булуы да бәя биреп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев