Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алуның өч төп ысулы бар.
Бу хакта Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты хәбәр итә.
1. Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә шәхси мөрәҗәгать итү;
2. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында электрон рәвештә;
3. Күп функцияле үзәк (КФҮ) аша.
Электрон гаризаны, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирергә мөмкин. Ә гаризаны www.gosuslugi.ru Бердәм порталы аша биргәндә дәүләт хезмәтләре күрсәтү процедурасы күпкә тизрәк һәм сыйфатлырак булачак.
Өстенлекләр арасында – коррупция куркынычын киметү, гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирү, вакытны чиратта басып торуга сарыф итмәү, хезмәт күрсәтү процессын контрольдә тоту һәм мониторинглау һәм хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту.
Документларны сайт аша бирү өчен сайтта теркәлергә кирәк (теркәлү барышында раслау кодын бирүдә КФҮ ярдәм күрсәтә (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Октябрь ур., 46 йорт, тел:. 8-(843-44) 2-93-05); РФ ЭЭМ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне сайларга; кирәкле хезмәтләр бүлеген сайларга: кирәкле форманы тутырырга һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә җибәрергә.
Белешмәләр һәм консультацияләр өчен телефоннар: 2-93-08, 2-93-08.
Нет комментариев