Мигрантларның эшләве контрольдә: законнарны үтәү мәҗбүри
Соңгы яңалыклар

Мигрантларның эшләве контрольдә: законнарны үтәү мәҗбүри

Билгеле булганча, соңгы айларда Россиядә миграция активлыгы үсеше һәм килүчеләрне рәсмиләштерүне контрольдә тотуның катгыйлануы күзәтелә.

Безнең районда миграция торышы турында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча идарәсе миграция пункты җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Сөләйманова сөйләде.

– 2026 елның 5 аенда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге миграция пункты тарафыннан 41 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция исәбенә куелды. Миграция исәбенә куйганда, чит ил гражданнары белән миграция законнарын бозу фактларын кисәтү, чит ил гражданнарының вакытлыча яшәү рөхсәте, яшәү өчен рөхсәт, хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен патент рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук эш бирүчеләрнең чит ил гражданнары белән хезмәт килешүләрен төзү һәм өзү турында хәбәр итүләре буенча профилактик әңгәмә үткәрелә. Бу, 2021 елның 1 июлендәге №274-ФЗ Федераль законына «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында»гы Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә дәүләт дактилоскопия теркәүе турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль законга туры килә. 2021 елның 29 декабреннән килгән чит ил гражданнары дактилоскопия теркәүе һәм фотога төшерү процедурасын узарга тиеш.

Хокук бозучы миграцияне кисәтү һәм туктату, чит ил гражданнарын фиктив миграция исәбенә кую фактларын ачыклау һәм чит ил гражданнарының хокуксыз хезмәт эшчәнлеге алып баруын ачыклау максатыннан, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү чаралары үткәрелә. 2026 елның 5 аенда 36 тикшерү үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә 12 административ хокук бозу очрагы ачыкланды: РФ КоАПның 18.8 маддәсе 1 өлеше буенча – 2 (чит ил гражданының һәм гражданлыгы булмаган затның РФка керү яки РФда булу (яшәү) режимы кагыйдәләрен бозуы); РФ КоАПның 18.9 маддәсе 4 өлеше буенча – 1 (чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның РФда булу кагыйдәләрен бозуы); РФ КоАПның 18.10 маддәсе 1 өлеше буенча – 4 (чит ил гражданнарының яки гражданлыгы булмаган затларның РФда хокуксыз хезмәт эшчәнлеге алып баруы); РФ КоАПның 18.15 маддәсе 1 өлеше буенча – 4 (РФда чит ил гражданнарын яки гражданлыгы булмаган затларны хокуксыз эшкә җәлеп итү); РФ КоАПның 19.27-1 маддәсе буенча – 1 (миграцион учетны алып барганда ялган мәгълүмат бирү).

– Бу затлар нинди җәза алды?

– Хокук бозучыларга карата 24 000 сум күләмендә штрафлар салу турында карарлар кабул ителде, алар тулы күләмдә алынды. РФ территориясендә бер чит ил гражданының вакытлыча яшәү рөхсәте РФның 2002 елның 25 июлендәге 115-ФЗ номерлы Федераль законының 7 маддәсе 1 пункты 4 абзацы нигезендә гамәлдән чыгарылды. Шулай ук, РФ территориясендә бер чит ил гражданының вакытлыча булу срогы РФның 2002 елның 25 июлендәге 115-ФЗ номерлы Федераль законының 5маддәсе нигезендә кыскартылды. Бу чит ил гражданының патенты РФның 115-ФЗ номерлы Федераль законының 13.3 маддәсе 22 пункты 4 абзацы нигезендә гамәлдән чыгарылу сәбәпле башкарылды.

Аксубай районында этник диаспора вәкилләренең тупланып яшәү урыннары юк, экстремистик эшчәнлеккә катнашы булган юридик һәм физик затлар, законсыз миграция оештыру белән шөгыльләнүче трансмилли җинаятьчел төркемнәр ачыкланмады. Аксубай районында чит ил гражданнарының булуына бәйле оператив хәл тотрыклы һәм райондагы криминоген хәлгә йогынты ясамый.


Нет комментариев