Мәгариф системасының өстенлекләре билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Мәгариф системасының өстенлекләре билгеләнде

Традицион август конференциясе мәгариф өлкәсенең барлык җитәкчеләрен һәм белгечләрен җыйды.

Традиция буенча, ул белем бирү учреждениеләре казанышлары, тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге мәйданчыкларның эшләреннән торган күргәзмә белән башланып китте.

Биредә катнашучыларны мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар белән таныштырдылар. Укучыларның күп кенә яшьләр һәм мәктәп оешмаларында торулары билгеләп үтелде. Монда да педагогларның өлеше зур. Укучылар кунакларга һәр хәрәкәтнең өстенлекле юнәлешләре турында зур кызыксыну белән сөйләделәр.

Өч баскыч – мәктәпкәчә, башлангыч, төп белем бирү вәкилләре үз эшләнмәләре белән уртаклаштылар.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында белем бирү оешмаларында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәкләре ачылды. Өч мәктәптә (Савгач, Иске Ибрай, Иске Тимошкино мәктәпләре) ремонт ясалган, уку сыйныфлары җиһазландырылган, анда укытучылар укыту һәм тәрбиянең яңа ысулларын, төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үзләштерә торган белем бирү технологияләрен уңышлы гамәлгә кертәләр. Балалар зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Иске Мокшино белем бирү учреждениесендә, проект кысаларында технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре кабинетларында ремонт эшләре тәмамланып килә.

Район педагогик конференциясенә узган уку елына йомгак ясау, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен бөтен районнан гомуми белем һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре делегацияләре килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров үз чыгышын «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән башлады.

–Чыннан да, без сезнең белән үз өлешебезне керттек – беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп сумкалары җыйдык, ә алар 164кә якын бала. Бүгенге көндә 50дән артык мәктәп букчасы әзер. Район башлыгы Камил Гилманов 92 портфель сатып алу өчен 138 мең сум өстәмә акча бүлеп бирде. Уртак көч белән без барлык мохтаҗ мәктәп укучыларын кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итәрбез дип өметләнәм, – диде Сергей Александров.

Узган уку елы нәтиҗәләре һәм «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү шарты буларак педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетентлыгын камилләштерү» дигән темага доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләр яңа уку елына әзер, ә бу 14 урта, 7 төп, 9 башлангыч, 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе. Шулай ук ул 1 сентябрь уңаеннан тантаналы линейкалар барлык мәгариф оешмаларында да, Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәп, узачагын ассызыклады.

– Быел без 292 баланы беренче сыйныфка кабул итәбез. Унынчы сыйныфка 123 укучы күчте. Гомумән алганда, без мәктәпләргә 2813 укучыны кабул итәргә планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Конференциядә әйтелгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү системасында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү проблемасы хәл ителгән. 53 бала электрон системада теркәлгән һәм үз чиратларын көтә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 920 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнер дип көтелә.

Ел саен мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар саны кими бара. Станислав Зайцев фикеренчә, тенденция шундый, 9 нчы сыйныфны тәмамлап, һөнәри уку биналарына укырга керергә теләүчеләр артканнан арта бара. 300 укучының йөздән артыгы гына мәктәпләрдә укырга кала.

Быел Рус Кармәте авылында башлангыч мәктәп- балалар бакчасында һәм «Салават күпере» балалар бакчасында, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программалары кысаларында, 18 миллион сумнан артыкка зур эшләр башкарылды. Иске Тимошкино мәктәбен төзекләндерүгә өстәмә акча (ике миллион сумнан артык) бүлеп бирелде. Сөнчәле мәктәбен ремонтлауга һәм тирә-юнен төзекләндерүгә унөч миллион сумга якын күләмдә хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү системасында укучыларны тәрбияләү стратегиясе уңышлы гамәлгә ашырыла. Мәктәп укучылары балалар хәрәкәтләренең төрле формаларына кертелгән.

– Мәгариф системасында төп звено булып кадрлар тора. Педагогик кадрларның һөнәри үсеше – белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә уңай кире элемтә факторы. Узган ел белән чагыштырганда, педагоглар составы сыйфаты артты, – дип билгеләп үтте Станислав Зайцев.

Республикада педагогика хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә грант ярдәме программасы актив тормышка ашырыла. Мәгариф бүлеге җитәкчесе республика һәм Бөтенроссия бәйгеләренең муниципаль һәм зональ этаплары җиңүчеләре һәм призерлары булган хезмәткәрләрне аерым билгеләп үтте. Аның фикеренчә, педагогика югары уку йортларын тәмамлаган элеккеге мәктәп укучыларын районга җәлеп итү мөһим.

Август конференциясе ахырында бүләкләү тантанасы булды. Мәгариф системасының иң яхшы хезмәткәрләре күкрәк билгеләре, Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары алдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.


Нет комментариев