Белгеч фикеренчә, аномалияләр февральнең соңгы атнасында да туктамаячак.
Россиядә яңа климат чоры башланды. Шуның белән агымдагы кышкы чорда күзәтелә торган көчле салкыннар һәм явым-төшем кушылмасы аңлатыла. Бу хакта Мәскәү һәм өлкәсе метеобюросының баш белгече Татьяна Поздняковага сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
«Узып баручы февраль — бик үзенчәлекле ай, ул шактый салкын һәм шул ук вакытта карлы да. Гадәттә, кышкы сезонда бу характеристикалар начар яраша», — дип уртаклашты ул.
Белгеч фикеренчә, аномалияләр февральнең соңгы атнасында да туктамаячак.
Источник: tatar-inform.tatar
Нет комментариев