Казанга чираттагы буран якынлаша. Шул ук вакытта, ял көннәрендә шәһәргә аномаль җылылык киләчәк, карлы яңгыр явачак, шуннан соң кисәк суытачак.
Бүген КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Казанда шимбә һәм якшәмбедә, атмосфера фронтлары белән чираттагы циклон килү сәбәпле, явым-төшем көтелә. Ике көндә айлык норманың 25 проценты күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Шимбә көндезге температура тискәре булса, якшәмбе көндез 0 градус булачак. Дүшәмбе кисәк салкынайтыр дип көтелә, Казанга Никола суыклары киләчәк, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк», - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, декабрь аенда Казанда айлык явым-төшем нормасы 43 миллиметр тәшкил итә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев