Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы район үзәгенең дүрт урамын тоташтырачак.
Эшләр Мазилин урамын төзекләндерү программасының дүртенче чиратын гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итәчәк.
Бу турыда район газетасы хәбәрчесенә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов сөйләде.
Эшләр ике мәйданчыкта үткәреләчәк. Беренчесе Мазилин һәм Дуслык урамнары арасында. Дуслык урамында тротуар салыначак, биредә эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак, ял итү урыннары булдырылачак, яктырткычлар куелачак, бәдрәф төзү дә планлаштырылган. Шулай ук, Мазилин урамындагы яр буендагы кебек үк, елга аша кичүне күперчек, ә ярны кече архитектура формалары бизәп торачак.
Башкарма комитетта ышандыруларынча, урамның бөтен озынлыгы буенча яктырткычлар белән тротуар да салыначак.
Икенче мәйданчык Зеленая урамын Ленин урамы белән тоташтыручы күперчектән алып, Октябрь урамы, 35 йортка кадәр төзекләндереләчәк. Биредә территорияне куаклардан чистартачаклар, тротуар юл салыначак, эскәмияләр, урналар һәм фонарьлар куелачак. Эшләрне Республика көненә төгәлләргә ниятлиләр.
Нет комментариев