Май аенда пенсия түләү һәм китерү графигы
Соңгы яңалыклар

Май аенда пенсия түләү һәм китерү графигы

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Аксубай районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте 2021 елның май аенда булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәргә бәйле пенсия түләү һәм китерү графигының үзгәрәчәге турында хәбәр итә.

“Россия Почтасы” ФГУП филиалы – “Татарстан почтасы” УФПСның киләсе көннәрдә пенсияләр түләү графигы:

– 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр агымдагы датага туры китереп (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында);

– 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 май көннәре өчен китерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында);

– 2021 елның 11 маеннан алып илтеп җиткерүнең билгеләнгән графигы нигезендә.

“Служба доставки” АҖ пенсия түләүне 2021 елның 4 маеннан алып илтеп җиткерүнең билгеләнгән графигы нигезендә башкарачак.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.

Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерүгә бәйле килеп туган сораулар буенча үзегезнең китереп бирү участогы почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә яисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.

 


Нет комментариев