Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операция сугышчылары өчен мичләр әзерли

Чик буе гаскәрләре ветераны запастагы сержант Владимир Капитонов эретеп ябыштыру юлы белән якташларга буржуйка мичләре ясаган.

Владимир Викторович – бар эшкә дә оста, ул тимер белән дә яхшы эш итә. Эретеп ябыштыру аппаратын кулланып, үз йортында ул ниләр генә эшләмәгән. Аның уңган кулларында тимер кисәге сәнгать әсәренә әверелә: фигуралы йорт капкасы хәтта иң таләпчән кешеләрне дә таң калдыра. Оста журнал өстәлләрен, караватларны, гаҗәеп матур ишек козырекларын бик җиңел эшли.

Махсус хәрби операция зонасында дошманга каршы көрәшүче якташлар өчен Владимир Капитонов зур диаметрлы тимер торбалар кулланып мичләр ясаган. Бу җиңел эш түгел, металл материал белән эш итү күнекмәләреннән тыш, утын яхшы янсын һәм җылы саклансын өчен, мич конструкциясен дөрес итеп төзи белергә дә кирәк. Кышкы салкыннарда солдатларыбыз җылынсыннар, ризык әзерли, җылыта алсыннар, җиңсеннәр өчен.

erid: 2Vtzqw6pLty

Владимир Викторович барысын да белеп, оста итеп башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев