Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Махсус операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренә Экология министрлыгы ярдәме тапшырылды

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләре өчен Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы әзерләгән йөк Луганск Халык Республикасында Сватово шәһәренә китерелде.

Ведомство хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучыларга кирәк булган әйберләрне сатып алу өчен акча җыйган. Алар - медикаментлар, маскировкалау челтәрләре, шәхси гигиена чаралары, беренчел кирәк-яраклар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, маскировкалау челтәрләре хәрбиләрнең үтенече буенча махсус заказ биреп ясатылган. Ярдәм төялгән машина республикадан Сватовога кичә кузгалган иде, бүген инде ул  Татарстан хәрбиләре кулларына тапшырылды. Алар ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Йөк төялгән икенче машина июнь башында Луганщинага җибәреләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев