Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Матвиенко: Мобилизациянең яңа дулкынын үткәрүгә бернинди ихтыяҗ да юк

Россиядә мобилизациянең яңа дулкынын үткәрүгә бернинди ихтыяҗ да юк.

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Россия Президенты Владимир Путин әйткән сүзләргә берни дә өстәп булмый. Президентның мобилизациянең яңа дулкынын үткәрү өчен бернинди ихтыяҗ да юк дигән сүзләрен яхшы ишеткәнсездер», - диде ул.

Матвиенко билгеләп үткәнчә, әлеге тема Иминлек советы киңәшмәләрендә «бер тапкыр да күтәрелмәде, ул бүген көн тәртибендә бөтенләй юк».

Президент Владимир Путин әлеге мәсьәләне күп тапкырлар шәрехләде. Кыргызстанга сәфәр нәтиҗәләре буенча оештырылган матбугат конференциясендә ул Россиядә икенче өлешчә мобилизация үткәрү өчен бернинди факторлар да юк дип белдерде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев