Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Машина йөртү таныклыгын алыштыру җиңел һәм гади

Әгәр машина йөртү таныклыгы аны алга таба файдалану өчен яраксызга чыкса яки аны югалткан очракта, гражданин аны алыштыру өчен Дәүләт автоинспекциясенең теләсә кайсы имтихан бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстанда Россия милли машина йөртү таныклыкларын бирү буенча дәүләт хезмәте Дәүләт автоинспекциясенең 10 имтихан бүлекчәсендә күрсәтелә. Дәүләт хезмәтен алырга теләүчеләр www.gosusligu.ru порталыннан файдалана алалар – аның ярдәмендә хезмәт күрсәтү өчен бүлекчәне, шулай ук аны күрсәтү датасын һәм вакытын сайларга кирәк.

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы чыккач, моңа кадәр бирелгәне урынына яңасын алу өчен түбәндәге документлар кирәк: дәүләт хезмәте алу өчен гариза, паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ; иске Россия машина йөртү таныклыгы (булган очракта); медицина бәяләмәсе; дәүләт пошлинасы түләү турында белешмәләр.

РФ Хөкүмәте карары белән гамәлдә булу вакыты 1.01.2022 елдан 31.12.2023 елга кадәр чыккан Россия милли машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты өч елга озайтылды. Әлеге процедура автомат рәвештә ЮХИДИ имтихан бүлекчәсенә мөрәҗәгать итүдән башка башкарыла.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев