Машина сатып алсаң – вакытында теркә
Яңа автомобиль сатып алганнан соң, транспорт чарасын дәүләт исәбенә кую өчен, машина хуҗасына ун көн вакыт бирелә.
Татарстан Республикасы территориясендә транспорт чараларын теркәү буенча хезмәт 21 районда күрсәтелә. Аксубайлылар транспорт чараларын ЮХИДИның якында урнашкан бүлекчәләрендә – Чистай һәм Нурлатта, яисә яшәү урын буенча теркәүгә бәйсез рәвештә, теләсә кайсы башка шәһәрдә теркәргә мәҗбүр.
Транспорт чарасы хуҗасы вәкиле мөрәҗәгать иткән очракта, өстәмә рәвештә аның вәкаләтен раслаучы документ һәм хуҗаның паспортының төп нөсхәсен тәкъдим итәргә кирәк. Әгәр вәкилнең вәкаләтләре нотариаль расланган ышанычнамә белән нигезләнсә, транспорт чарасы хуҗасының шәхесен раслаучы документ тәкъдим ителми. Транспорт чарасы бары тик 16 яшькә җиткән затка гына теркәлергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев