Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Машина капотында автоинспекторны сөйрәп барган шоферга карата җинаять эше кузгатылган

Татарстанда Биектау бистәсендә яшәүче 33 яшьлек ир-атка «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ачыкланганча, ир-ат узган ел машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, әмма кичә исерек килеш рульгә утырган һәм Казанга юл тоткан. Юлда ЮХИДИ инспекторлары аңа туктарга кушкан. Әмма ир-ат полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм газга тагын да катырак баскан. Нәтиҗәдә, автоинспекторларның берсен машина капотында сөйрәп киткән.

«Ул үзенең әлеге җинаятьтә катнашы барлыгын тулысынча таныды. Якын арада тикшерүчеләр аңа карата закон тарафыннан каралган чик кую чараларының берсен сайлау үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк», - дип ачыклык кертте Шептицкий.

«Татар-информ» агентлыгы Казан янындагы М7 трассасында бер машина йөртүченең автомобиль капотында ЮХИДИ инспекторын сөйрәп китүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев