Март аенда Татарстанда инфляция 1,9 процентка кадәр төште
Соңгы яңалыклар

Март аенда Татарстанда инфляция 1,9 процентка кадәр төште

Татарстанда быелның мартында еллык инфляция 1,9 процент тәшкил иткән, февральдә ул 10,7 процент булган.

Россия Банкы бүлеге – ТР Милли банкы шундый мәгълүматлар китерде.

Узган айда азык-төлек товарларына бәяләрнең үсеш темпы 2,7 процент (февральдә – 10 процент) тәшкил иткән. Шул ук вакытта, шикәр бәясе 2022 елның марты белән чагыштырганда 27 процентка арзанайган. Икмәк-күмәч һәм макарон эшләнмәләренең дә (узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 7,5 процентка) бәясе кимегән.

Азык-төлек булмаган товарларга исә 1,6 процент дәрәҗәсендәге дефляция күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, телерадиотоварларга бәяләр – 40, элемтә чараларына – 28, компьютерларга – 12, төзелеш материалларына 13 процентка арзанайган.

Шул ук вакытта, юу-чистарту чаралары, шулай ук парфюмерия һәм косметика бәяләре 16 процентка арткан.

Март аенда хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр үсеше – 6,6, февральдә 12 процентка акрынайган. Шуның белән бергә, чит ил туризмы хезмәтләре – 30, санитар-сәламәтләндерү – 19, пассажир транспорты хезмәтләре 18 процентка кыйммәтләнгән.

Чыганак


Нет комментариев