Марат Җәббаров: Татарстан аграрийлары бер миллион тоннадан артык ашлык суктырып алдылар
Татарстан аграрийлары 1 млн 133,3 мең тонна ашлык җыеп алдылар.
Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тукай районында узган киңәшмәдә сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Республика аграрийлары беренче миллион тонна ашлык суктырып алдылар. Безнең алда 4 млн тоннадан да ким булмаган ашлык җыю бурычы тора», - дип белдерде Җәббаров.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев