Мәңгелеккә сафта калдылар
Соңгы яңалыклар

Мәңгелеккә сафта калдылар

Кәкре Күл мәктәбендә хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары – Эдуард Ихтонов һәм Александр Егоров истәлегенә хәтер такталары ачтылар.

Чарада һәлак булганнарның әти-әниләре, туганнары, Кәкре Күл мәктәбе укучылары һәм педагоглары, авылдашлары катнашты.

– Без Ватанны саклап гомерләрен биргән кешеләрне искә алырга җыелдык, – диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталия Куштукова. – Аларның батырлыгы – безнең уртак тарихыбызның бер өлеше. Алар яшьли киттеләр, ләкин каһарманнар буларак мәңгелеккә сафта калдылар.

Җирлек башлыгы Сергей Елисеев, мәктәп директоры Наталья Купцова, солдатларның туганнары һәм якыннары чыгышында алар турында бик күп яхшы сүзләр яңгырады. Һәлак булган яклаучыларның әниләренә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде – аларның кичергәннәре һәм сабырлыклары һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Мемориаль такталарны ачу хокукы яклаучыларның әти-әниләренә бирелде. Тантанада катнашучылар хәтер такталары итәгенә чәчәкләр салдылар һәм якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ихтонов Эдуард Анатольевич 1988 елның 14 июнендә Карасу авылында туган. Кәкре Күл урта мәктәбен (2005) һәм Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган. Армиядә хезмәт иткән; Таҗикстанда (2017) һәм Сириядә (2021) тынычлык урнаштыру операцияләрендә катнашкан. 2022 елдан махсус хәрби операция катнашучысы була. Медальләр һәм күкрәк билгеләре, шул исәптән операцияләрдә катнашканы өчен бүләкләргә һәм «Батырлык өчен» медаленә лаек була. 2024 елның 3 декабрендә Донецк Халык Республикасында Пустынка авылын азат иткәндә һәлак була.

Егоров Александр Михайлович 1991 елның 26 декабрендә туган. Вакытлы хезмәтне үти, эшли. 2022 елда СВО уздыру зонасына РФ Кораллы Көчләре сафларына мобилизацияләнә. Дошманга каршы батырларча сугыша. Мотоукчылар бүлегендә гранатометчы булып хезмәт итә. 2024 елның 12 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Сугышчан казанышлары өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.


Нет комментариев