Хәрби мемориал территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган дүрт якташка мемориаль такталар ачу тантанасы булды.
Тантана бер минутлык тынлык белән башланып китте. Метроном тавышы астында каһарманнарның туганнары, авылдашлары, хөрмәтле кунаклар, барлык төр гаскәрләр ветераннары баш иде.
– Истәлекле бәйрәм – Россия көнендә без әлеге хәтер такталарын ачып, якташ каһарманнарыбыз алдында бурычыбызны үтибез. Алар безнең Ватаныбызны намус белән яклауга баскан якташларыбыз, аларны хәрби батырлык һәм кыюлык аерып торды, – дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Аларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Волонтерлар, хәрби туганлык оешмасы белән берлектә аларның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез. Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез, каһарманнар!
Дүрт гранит плитәдә – күптән түгел генә шушы урамнар буйлап йөргән, басуларда эшләгән, балалар үстергән кешеләрнең исемнәре һәм фотосурәтләре. Махсус хәрби операция тормышларны үзгәртте.

Юрий Харитонов, Иван Харитонов, Вячеслав Харитонов һәм Александр Кузьмин вакыйгалардан читтә кала алмадылар, Ватаныбызны якларга киттеләр һәм илебезнең бәйсезлеге өчен һәлак булдылар.
Россия Федерациясе Үзәк хәрби округының Татарстан Республикасы буенча баш инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, батыр сугышчылар яшь буын аяз күк астында яшәсен өчен гомерләрен бирделәр, дип ассызыклады.

Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров һәлак булган егетләрне яхшы сүзләр белән искә алды, аларның гаиләләренә кайгы уртаклашу сүзләрен белдереп, яшь буынның үз каһарман якташларын беләчәген һәм онытмаячагын, мемориалга килүен ышандырды. Геройларның ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы турында чик буе гаскәрләре ветераннары берлеге рәисе Алексей Бобов сөйләде.
Харитонов Юрий Викторович 1970 елның 12 апрелендә Аксубай районының Киса авылында туа. Бала чагы һәм яшьлек еллары туган авылында уза.
1987 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Аксубай СПТУ-88гә укырга керә, тракторчы-машинист белгечлеге ала. 1988 елдан 1990 елга кадәр Ерак Көнчыгышта сроклы хезмәт уза. Армиядән соң туган авылында кала, монда хезмәт куя. Өйләнә, өч бала тәрбияләп үстерә. Юрий шат күңелле һәм аралашучан була, әмма шул ук вакытта җаваплы да, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше була. Авылда үткәрелгән барлык чараларның алыштыргысыз оештыручысы һәм иганәчесе булып тора.
2023 елның язында Оборона министрлыгы белән килешү төзи. Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомумгаскәр армиясенең мотоукчылар бригадасы мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлегендә гранатометчы булып хезмәт итә. Контракт буенча хезмәт иткән вакытта кыюлык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар күрсәтә. Хезмәттәшләре арасында абруй һәм ихтирам казана, яхшы дус була. Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында 2023 елның 27 ноябрендә Авдеевка авылын азат итү вакытында һәлак була. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).
Харитонов Иван Юрьевич 1992 елның 19 июнендә Киса авылында дөньяга килә. Иван тыйнак, шат күңелле бала булып үсә. Аны игелекле, тәртипле, гадел, кыю, ачык күңелле булганы өчен яратканнар. Авыр минутта ярдәмгә килергә әзер булган егет теләсә кемне үзенә җәлеп итә алган. Беренче штурм ротасының разведка взводы 137 нче гвардия парашют-десант полкында йөртүче булып хезмәт итә. Соледар торак пункты тирәсендә Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Әтиле-уллы Харитоновлар турында без район газетасы битләрендә язган идек.
Харитонов Вячеслав Викторович 1968 елның 21 сентябрендә туган. Бала чагы һәм яшьлек еллары Киса авылында үтә. Яңа Аксубай мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1986 елда СССР Кораллы Көчләре сафларына чакырыла, Әфганстан чигендә хезмәт итә. Армиядән кайта, туган авылында гаилә кора, йорт җиткезә, өч бала тәрбияләп үстерә. Аксубай АТПсында КамАЗ йөртүчесе булып эшли. 2024 елның 4 мартында РФ Оборона министрлыгы белән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүгә контракт төзи. 2024 елның 7 июнендә вафат була.
Кузьмин Александр Викторович 1989 елның 3 июлендә Киса авылында туа. Яңа Аксубай мәктәбендә белем ала. Өйләнгән, зур, бәхетле гаилә тормышы турында хыяллана. 2023 елның маенда РФ Оборона министрлыгы белән МХО зонасында хезмәт итүгә контрактка кул куя.
2024 елның 20 июнендә Авдеевка авылы янындагы хәрби объектны штурмга тотканда һәлак булган. Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Вячеслав Харитоновка бүләк килүен игълан иткәч, алып баручылар да, митингта катнашучылар да күз яшьләрен тыя алмадылар.
Авдеевка янында Ласточкино торак пунктын азат итү вакытында рядовой Вячеслав Харитонов үзен курку белмәс батыр солдат итеп күрсәтә, ул югалып калмый, хәтта яралангач та, иптәшләренең гомерен саклап, сугышуын дәвам итә. Шуның белән дошман оборонасын өзәргә һәм урамның икенче ягына чыгарга мөмкинлек бирә. Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 17 августындагы 699 нчы Боерыгы белән 00991 нче гаскәр часте укчысы Вячеслав Викторович Харитонов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Әтисенең медален улы Дмитрийга тапшырдылар. Ул бүләкне горурлык белән әтисенең фотосурәте янына алып килде. Бүләк үз каһарманын тапты!

Туганнары, якташлары, хезмәттәшләре, дуслары геройлар һәйкәле итәгенә чәчәкләр салырга, фотосурәтенә орынып, туган кешесенә бер генә мизгелгә булса да кагылырга һәм аның тыныч тормыш хакына күрсәткән батырлыгы өчен истәлеккә хөрмәт күрсәтергә теләгәндәй, бетмәс-төкәнмәс агым булып килделәр.
Нет комментариев