Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мәктәпкә хезмәт дәресләре кире кайта

Быелның сентябрь аеннан башлангыч һәм төп мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк

Технология дәресләрен хәзерге укучыларның әти-әниләре укыган вакытта дәресләр расписаниесендә булган хезмәт дәресләре алыштырачак.

Мәктәпләргә слесарь эше, кисү һәм тегү дәресләре кире кайтачак.

Башлангыч мәктәптә атнага бер хезмәт дәресе булачак.

Дәресләрдә укучылар кәгазь, катыргы, тукыма, табигый материал, пластик, поролон, фольга һ.б.лар белән эшләячәк.

5 сыйныфтан 7 сыйныфка кадәр балалар күбрәк шөгыльләнәчәк. Төп мәктәпкә 272 уку сәгате тәкъдим ителгән, яисә атнага ике дәрес, 8 һәм 9 сыйныфларда – берәр.

5-9 сыйныфлар өчен хезмәт буенча программа Мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча мәҗбүри һәм вариатив модульләрдән торачак. Шул ук вакытта, мәҗбүри модульләр бишәү: «Җитештерү һәм технологияләр», «Азык-төлек продуктларын эшкәртү технологиясе», «Компьютер графикасы. Сызым», «Робототехника», «3-D модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру».

Сайлап алуга өч модуль: «Автоматлаштырылган системалар», «Терлекчелек» һәм «Үсемлекчелек» керә.

Хезмәт дәресләренең кыйммәте – төрле материаллар белән эшләүдә төп эш күнекмәләрен үзләштерү һәм булачак һөнәрне сайлауда үзбилгеләнеш алуда.

Шунысы мөһим, «Робототехника» модуленда БПЛА турында бүлекләр барлыкка килгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев