Мәктәп нәтиҗәләрне көтә!
Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучылары Ангелина Кириллина, Кирилл Данилов, Александр Никонов һәм Виталий Морозов «Хузангай укулары – 2023» төбәкара мәктәп укучылары иҗаты фестивалендә катнашалар.
Чуаш Республикасы мәгариф институты игълан иткән дистанцион фестиваль 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында чуаш, рус һәм татар телләрендә Петр Хузангай әсәрләрен укучылар бәйгесе үткәрелә.
Ангелина, Кирилл, Александр һәм Виталий шагыйрнең чуаш телендә иҗат ителгән шигырьләрен укыйлар. Мәктәп нәтиҗәләрне көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев