Соңгы яңалыклар

Мәктәп китапханәсендә акция

Иске Тимошкино урта мәктәбе укучылары “Яшә, китап!” акциясендә катнашып, 30дан артык китапка яңа тормыш бүләк иттеләр.

Мәктәп китапханәсендә акция каникул вакытында 1-7 ноябрь көннәрендә узды. Ул балаларда китап укуга кызыксыну уяту, шулай ук китапханәнең басма фондын саклап калу максатын күздә тотты.

Китапларны тәртипкә китерү барышында китапханәче Надежда Чугунова балаларга китапның кеше тормышындагы әһәмияте һәм китапханәгә эләгер алдыннан аның озын юл үтүе турында сөйләде.


Нет комментариев