Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар үзләрен янгын сүндерүче дә, Ватанны саклаучы да итеп хис иттеләр
Соңгы яңалыклар

Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар үзләрен янгын сүндерүче дә, Ватанны саклаучы да итеп хис иттеләр

Өч көн эчендә Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары янгын сүндерү частендә булдылар, противогаз кулланырга, автомат сүтеп җыярга өйрәнделәр.

Экскурсия белән булган янгын частендә махсус техника руле артында балалар янгын сүндерүче ролендә булдылар. Үз һөнәрләренең чын осталары булган часть хезмәткәрләре аларга осталык серләре турында сөйләделәр һәм янгын сүндергәндә кулланыла торган җиһазларны күрсәттеләр.

Ә шушы көннәрдә лагерьда Куркынычсызлык көненә багышланган чара узды. ТИН укытучысы Юрий Макаров балалар өчен дәресләр оештырды, аларны индивидуаль яклау чаралары белән таныштырды. Балалар противогаз һәм ОЗК кулланырга, шулай ук автомат сүтеп җыярга өйрәнделәр. Шулай итеп, соңгы өч көндә балалар үзләрен янгын сүндерүче дә, Ватанны саклаучы да итеп хис иттеләр, һәм барысының да үз-үзен бәяләве сизелерлек артты.


Нет комментариев