Мәктәп һәм мәдәният йорты авылның йөзе
Республикабызда иң зур авылларның берсе булып саналган Иске Ибрай авылында тормыш гөрли дияргә була.
Мәдәният йорты, урта мәктәп, балалар бакчасы һәм башка социаль объектлар авылның җаны булып тора.
Өч катлы, зур тәрәзәләрендә якты ут янган авыл мәктәбенә аяк басуга ук, биредәге чисталыкка, тәртипкә, иркенлеккә таң каласың. Бер сүз белән әйткәндә, монда укучыларга сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да булдырылган, рәхәтләнеп укы, тәнәфес вакытында шахмат уйна, күңелеңә хуш килгән башка нәрсә белән шөгыльлән.
Бүгенге көндә Иске Ибрай урта мәктәбендә 123 укучы белем ала, балаларга 20 югары белемле, югары квалификацион категорияле мөгаллим белем орлыклары сала. Балалар да тырышып укыйлар, фән олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Балалар бакчасында 14 бала тәрбияләнә.
Мәктәп директоры Лилия Бикушева, быелгы уку елында белем бирү учреждениесенә заманча карашлы, эрудицияле, креатив яшь белгечнең кайтуын да зур сөенеч белән билгеләп үтте. Ә бит мондый күренеш бугенге заман өчен бик сирәк хәл. Яшьләр югары белем алып, авылга кайтырга бик ашкынып тормыйлар, калада калу ягын карыйлар. Белем бирү учреждениесе районда спорт казанышлары белән дә дан тота.
Авыл мәдәният учагы безне ишек төбеннән үк яңа ел бизәлеше белән каршы алды. Монда да төрле яклап эш кайный. Клуб хезмәткәрләре концерт-бәйрәмнәр генә оештырып калмыйлар. Биредә шулай ук төрле күргәзмәләр, балалар өчен төрле түгәрәкләр эшли. Фойеның бер ягында авылның тынгы белмәс волонтер хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен яшеренү челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәм җыела. Һәм бу эш инде өченче ел шулай дәвам итә.
Мәдәният йортының һәр почмагында тырыш хезмәт куелуы күренеп тора. Иң зур күргәзмә булып торган “борынгы авыл өенә” килеп кергәч, үзеңнең бала чагыңа кайткандай хис итәсең. Биредә тупланган экспозицияләр таң калырлык. Мәдәният учагы – балалар өчен яратып килә торган урын, алар монда борынгы йолалар, гореф-гадәтләр белән танышалар, бергәләп китаплар укыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр.
Бинаның бер почмагында, тормышының чәчәк аткан чорында мәңгелеккә күчкән якташ-артистка Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган “Йөрәкләрдә мәңге яшәрсең” дип аталган үзенчәлекле күргәзмә дә урын алган. Экспозициядә җырчының сәхнә күлмәкләре, шәхси әйберләре, биографиясе, иҗат чоры дәвамында алган дипломнары, Рәхмәт хатлары урнаштырылган. Аларның барысын да клубка җырчының әнисе Фидания ханым Кашапова тапшырган.
–Күргәзмәне вакытлыча фойеда урнаштырдык, мәдәният йортына капитал ремонт ясалганнан соң, ул аерым бүлмәдә эшли башлаячак, – дип белдерде авыл мәдәният йорты директоры Нәфисә Шәрифуллина безне учреждение эше белән таныштырып.
Иске Ибрай авыл җирлегеннән без күңелебез тулы җылы хис-тойгылар белән кайтып киттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев