Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәп бәйрәме аралашу шатлыгы бүләк итте

Мәктәптә узган бәйрәмнәр балаларга гаҗәеп хисләр бүләк итә.

Дәресләрдән соң аралашу шатлыгы уку процессыннан күпкә үзгә. Моңа охшаш чараларда балалар башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Үсмер чакта уеннар һәм бәйгеләр барышында сыйныфташларга интеллект һәм физик әзерлекне күрсәтү дә шулай ук мөһим.

Яңа Тимошкино төп мәктәбе педагоглары мәктәптә уздырылган барлык бәйрәмнәрне тәрбия эшенең әлеге аспектларыннан чыгып оештыралар.

1-6 сыйныфлар өчен традицион көзге балны да викториналар спорт элементлары һәм сәнгать номерлары белән ярашырлык итеп оештырдылар. Шул рәвешле, бәйрәмдә катнашучыларның барысы да: укучылар да, укытучылар да канәгать калдылар.

Фото: Яңа Тимошкино төп мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев