Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Май заводының эштән азат ителгән эшчеләренә 50 шәр мең сум акча түләгәннәр

Май заводы хезмәткәрләре, Аксубай прокуратурасына мөрәҗәгать итеп, эш урынын торгызырга һәм эш бирүчедән уртача айлык хезмәт хакын түләүне таләп иткәннәр.

Ун хезмәткәр «Вамин Татарстан «Производство берләшмәсе» ҖЧҖ (Аксубай сөт заводы) белән аларның эш урынын торгызу, уртача айлык эш хакын түләтү турындагы дәгъва гаризасы прокурор тарафыннан Аксубай район судына җибәрелгән.

– Дәгъва гаризасын судка җибәрү өчен нигез булып оешма хезмәткәрләренең үз теләкләре белән биләгән вазыйфаларыннан китәргә мәҗбүр булган шартлар тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр дә хезмәткәрнең ирекле ихтыяҗы бар икән, үз теләгең белән эштән азат ителү законлы санала, – дип шәрехләде Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев.

Суд утырышы барышында гаепләнүче һәм дәгъва белдерелгән гражданнар арасында килешү төзелгән, аның нәтиҗәләре буенча һәр хезмәткәргә, ирешелгән килешүне исәпкә алып, 50 000 сум күләмендә (гомуми суммасы 500 000 сум тәшкил иткән) акчалата компенсация түләнелгән, оешманың элеккеге хезмәткәрләре әлеге дәгъва таләпләреннән баш тартканнар, шуңа бәйле рәвештә суд билгеләмәсе белән эш туктатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев