Бүген җирле хакимият органнары эшчәнлеген кече ватаннары язмышы өчен җан атучы кешеләрдән башка күз алдына да китереп булмый
Яңа Дума авылы мәчете имамы Азат Гареев шундыйлардан. Мулла буларак, үзенең көндәлек эшчәнлегеннән тыш, ул зират территориясен тәртиптә тоту һәм чишмәләрне төзекләндерү буенча шимбә өмәләренең турыдан-туры оештыручысы һәм катнашучысы булып тора.
Яңа Кармәт авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында Азат Бари улы район Советы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев