Аның фатирында винтовка, мылтык һәм автоматтан ату өчен кулланыла торган төрле калибрлы 62 патрон табып алганнар.
Шәһәр суды әлмәтлене законсыз рәвештә сугыш кирәк-яракларын саклаган өчен 20 мең сумга штрафка тарткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, хөкем ителүче хәрби патроннарны районның бер бистәсендә яшәүчедән сатып алган була. Агымдагы елның гыйнвар аенда полицейскийлар аның фатирында тентү үткәргән. Алар фатирда винтовка, мылтык һәм автоматтан ату өчен кулланыла торган төрле калибрлы 62 патрон табып алган. Ир-ат аларны өендә тиешле рөхсәтсез саклаган була.
Аны "Утлы коралны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау" маддәсе буенча хөкем иткәннәр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев