Аксубайда “Җәлил укулары“ Халыкара әдәби бәйгенең беренче сайлап алу туры үтте.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы мәдәният һәм мәгариф министрлыклары һәм башка ведомстволар белән берлектә оештырган.
Бөтен районнан барлыгы 121 гариза кабул ителгән.
Мәртәбәле жюри баштан бәйгенең иң бәләкәй катнашучыларын – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне тыңлады, аннан соң өлкәнрәк шигырь укучылар чыгышына бәя бирде.
Артистлык осталыгы һәм текстны образлы һәм тирән мәгънәле итеп уку бәя бирүдә төп нигез булып торды. Муса Җәлил әсәрләре рус, татар һәм чуаш телләрендә яңгырады. Иң яхшы шигырь укучылар декабрь башында узачак икенче турга үттеләр.
Нет комментариев