Җәлил һәм аның гасырларга күчкән батырлыгы турында
Соңгы яңалыклар

Җәлил һәм аның гасырларга күчкән батырлыгы турында

15 февральдә Советлар Союзы Герое, журналист, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды.

Талантлы шагыйрь, татар әдәбиятының күренекле эшлеклесе тормышын Бөек Ватан сугышы сызып ташлый. Юбилей датасына Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Гасырларга күчкән батырлык» дип исемләнгән китап-мәгълүмати күргәзмә әзерләделәр, укучылар белән «Герой шагыйрь батырлыгы турында» интеллектуаль викторина үткәрделәр.

Бу көнне китапханәдә Муса Җәлилнең тетрәндергеч шигырьләре яңгырады, аның фашистлар да сындыра алмаган батырлыгы турында сөйләнде. Шулай ук катнашучылар үзләре өчен аның тормышыннан кызыклы фактларны, аның иҗади биографиясеннән яңа битләрне ачтылар.

 

Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.


Нет комментариев