Республика территориясендә агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, 2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу акциясе онлайн режимда узачак.
Онлайн-акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен постны #ҮлемсезПолкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.
Фото һәм видео форматлары каралган. “Татарстанда Үлемсез полк Онлайн” акциясендә катнашырга теләүчеләргә фронтовик-туганнары, якын кешеләре турында мәгълүматлар һәм фотосүрәтләр әзерләргә; сугыш ветеранының портретын кулланып фотога төшерергә яки видеоролик төшерергә; Бөек Ватан сугышында катнашучы белән бәйле текст-шәхси тарих, аның турында мәгълүмат язарга (исем-фамилиясен, әтисенең исемен, нинди гаскәрләрдә сугышканын, нинди бүләкләр алганын тулысынча язарга, аның хәрби биографиясенең башка кызыклы мизгелләрен дә бәян итәргә), «Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» акциясендә катнашу турында искәртергә кирәк. БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштегларын кулланырга.
Бу постны ВКонтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә бастырырга.
Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр вакыт аралыгында урнаштырырга.
Нет комментариев