Аңа 75 яшь иде.
ЛДПР сәяси партиясе лидеры Владимир Жириновский вафат булган. Аңа 75 яшь иде. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
«Якты, талантлы сәясәтче. Дөньяның ничек корылуын тирәнтен аңлаган, күп нәрсәне алдан күрүче кеше иде», - диелә хәбәрдә.
Сәясәтченең озакка сузылган авырудан соң йөрәге тибүдән туктаган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев