Лаеклыларга – бүләк
Соңгы яңалыклар

Лаеклыларга – бүләк

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм ТР Финанс системасын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен ТР ФМның Казначылык департаменты территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Сафиуллина һәм ТР ФМның Казначылык департаменты территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлфизә Гыйззәтовага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын 1нче Аксубай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Антохина, «Татнефтепром» акционерлык җәмгыятенең нефть һәм газ чыгару операторы Рамил Әгъләмиев алды.

ТР сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен участок сайлау комиссиясе рәисе, Яңа Тимошкино авыл клубы методисты Анатолий Сидоров ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” Мактау билгесе белән бүләкләнде.

ТР сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен участок сайлау комиссиясе рәисе, Иске Савруш төп мәктәбе тәрбиячесе Светлана Петрова, участок сайлау комиссиясе рәисе, район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хамәтшина ТР ҮСКнең Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Участок сайлау комиссиясе, китапханәче Тамара Сулейманкина, участок сайлау  комиссиясе секретаре Рәйхан Мингалимова ТРда сайлау кампанияләренә әзерлек һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле эш өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

ТР ДОСААФ идарәсе карары белән «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына» истәлек медальләре белән Камил Гилманов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, ЭЭМ ветераннары Гомәр Хәйруллин, Владимир Крайнов бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм Аксубай районы территориясендә торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү программаларын тормышка ашыруны тәэмин итүгә керткән саллы өлеше өчен «ТР Президенты каршындагы Дәүләт ТФ» Чистай төбәкара вәкиллеге машина йөртүчесе Руслан Куляев район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.


Нет комментариев