«Лада»га арест салынган
Соңгы яңалыклар

«Лада»га арест салынган

Район дәүләт автоинспекторлары суд приставлары белән берлектә административ штрафларны түләмәүчеләрне ачыклау буенча рейдка чыкты.

Рейд барышында район үзәгендә яшәүченең транспорт чарасы – «Лада-21074» автомобиленә арест салынды.

– Штраф түләмәүченең 30 мең сум күләмендә әҗәте бар. Әлеге очракта административ штраф исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен салынган булган, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Сибгатуллин. – Штрафларны вакытында түләргә киңәш итәбез. Сезнең машина руле артында хәтта башка кеше булган очракта да, машинаның өй янында торуына яисә район чикләрендә хәрәкәт итүенә карамастан, ул йолып алыначак. Арестка алынган автомобиль хәрәкәт итүгә рөхсәт ителми.

Районда мондый рейдлар даими үткәреләчәк. Арест салынганнар арасында сезнең автомобиль дә булырга мөмкин. Дәүләт автоинспекторлары, күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, Дәүләт хезмәтләре сайтында, ЮХИДИ штрафлары бүлекчәсендә штрафларны ешрак тикшереп торырга кирәклеге турында искәртә.


Нет комментариев