Көзге ярминкәдә Аксубай товарлары
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре уза.
Аларда Аксубай районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә катнаша. Алар ярминкәгә 2,2 миллион сумлык товар алып килгәннәр. Аксубай районы Агросәнәгать паркында 21 сәүдә ноктасын, Казанның Дәрвишләр, Яңа Савин, Идел буе районнарында 12 сәүдә ноктасын тәкъдим итте. Болар – районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермерлар һәм эшмәкәрләре.
Республика мәркәзендә яшәүчеләрнең, бигрәк тә өлкән буын вәкилләренең, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ихтыяҗы зур. Алар халык өчен социаль әһәмияткә дә ия, чөнки мондый сәүдә мәйданчыкларында азык-төлек продуктларына бәяләр шәһәр кибетләренә караганда шактый түбәнрәк, ә авыл продукциясенең сыйфаты күпкә югарырак. Аксубайлылар казанлыларга бәрәңге, чөгендер, кәбестә, суган, кишер, кабак, сөт, сөт продуктлары, ит тәкъдим итә. Боларның барысын да казанлылар бик теләп сатып ала.
Ярминкәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре карап чыкты. Алар Аксубай мәйданчыгында сәүдәне оештыруга уңай бәя бирделәр.
Фото: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев