Яңа Тимошкино авыл китапханәсендә узган «Табигатьнең әкияти дөньясы» экологик-танып белү чарасында яшь китап укучылар табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.
Балаларга табигатькә сакчыл караш, Россиянең Кызыл китабына кертелгән хайваннар турында сөйләделәр. Балалар игътибарына Михаил Пришвин, Виталий Бианки һәм башка балалар язучыларының китаплары тәкъдим ителде. Балаларга авторлар әйләнә-тирә мохитне яратырга һәм сакларга, гадәти булмаганнарны күрә һәм күзәтә белергә өйрәткән хикәяләр сөйләделәр. Чара ахырында балалар безне әйләндереп алган мохит турындагы табышмакларны чиштеләр.
Нет комментариев