Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кышкыга җәен әзерләнәләр

Кичә җылылык бирү сезонына әзерлек буенча район штабы утырышы узды.

Район муниципаль учреждениеләре кышкы чорда җылылык белән ничек тәэмин ителәчәге, җаваплы затларның җәй көне бу юнәлештә ничек оператив һәм нәтиҗәле эшләвенә бәйле.

2021/2022 еллар җылылык чорына әзерлек штабының беренче утырышында нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр. Штаб утырышында мәгариф, мәдәният бүлекләре, сәламәтлек саклау учреждениесе вәкилләре катнашты. Утырыш эшен район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев алып барды.

– Барлык җылыту объектларын тулы тәртипкә китерү өчен күп вакыт калмый, сентябрь – җылылык бирү сезонының башы, – дип ассызыклады ул. – Моңа кадәр барысы да эшче әзерлеккә китерелергә тиеш.

Ведомство вәкилләре үз объектлары буенча эшләр торышы турында хисап тотты. Утырышта һәр оешманың кышкы сезонга әзерлек буенча эшен анализладылар, аларны үтәү бурычларын һәм срокларын билгеләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев