Кыш Бабай күпбалалы гаиләгә район гәзитенә язылу бүләк итте
Чәршәмбе көнне Аксубай урамнары буйлап Кыш Бабай йөрде. Ул үтеп баручыларга конфетлар һәм район гәзитенең яңа номерын таратты.
Шул рәвешле, “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы гәзите редакциясе “Район гәзитенә подписка бүләк ит“ дип исемләнгән игелекле акциясен башлап җибәрде. Кыш Бабай почтага кереп, Аксубайда яшәүче күпбалалы Анастасия һәм Александр Миронкиннар гаиләсен район гәзитенә яздырды.
– Кем үзен быел яхшы тотты – шулар бүләкләр көтсен! Почтага килеп, хат ташучыны өегезгә чакырып яки редакциягә шалтыратып гәзиткә язылсагыз, ел буена район яңалыкларыннан хәбәрдар булырсыз, – дип оран салды Кыш Бабай. Ул аксубайлыларга, гәзит редакциясендә арзан бәягә альтернатив подписка рәсмиләштереп, гәзитечыккан көнне килеп алу мөмкинлеген аңлатты, шулай ук электрон гәзиткә язылган очракта гәзит электрон почтага килүе турында да хәбәр итте. Иң беренчеләрдән булып электрон гәзиткә күптән түгел Мәскәү шәһәренә күчеп киткән Лилия Нигъмәтулла кызы һәм Михаил Алексеевич Терентьевлар гаиләсе язылды.
Ә редакция Кыш Бабае хат ташучыларга да бүләкләр әзерләде. Ул аларны язылу кампаниясенә йомгак ясалганнан соң тапшырачак
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Әгәр дә якыннарыгызга Яңа ел бүләге итеп гәзиткә яздырсагыз, ярты ел буена аларга район хәбәрләре ирешеп, Сезне исләренә төшереп, сөендереп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев