Приютта тәрбияләнүчеләрнең яңа ел теләкләрен «Игелекле эшләр» хәйрия фонды Кыш бабае тормышка ашырды.
Балалар игелекле тылсымчыга хатлар яздылар, үзләре турында сөйләделәр һәм яшерен теләкләре белән уртаклаштылар. Һәм алар тормышка ашты. «Хыял» приютына яңа ел бәйрәменә Екатерина Курапова җитәкчелегендә «Игелекле эшләр» хәйрия фонды волонтерлары килде.
Ирле-хатынлы Екатерина һәм Иван Кураповлар нигез салган фонд яңа ел алдыннан социаль учреждениегә инде җиденче тапкыр килә.
–Күп балалы «Игелекле эшләр» хәйрия фонды ярдәме белән безнең балалар могҗизага ышаналар һәм бу яңа ел да һәр тәрбияләнүченең күңелендә теләкләрне үтәү елы буларак истә калыр, – дип билгеләп үтте «Хыял» балалар йорты директоры Любовь Старшинина. – Балалардан һәм коллектив исеменнән күп балалы Кураповлар гаиләсенә рәхмәт – алар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнеп үсә һәм алар балаларга шатлык һәм ярату бүләк итүнең нәрсә икәнен беләләр. Хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең барысына да игелекле эшләренең үзләренә мең мәртәбә булып әйләнеп кайтуын һәм уңышлар юлдаш булуын телибез!
Приютта әкияти тамаша ел саен якты бәйрәм буларак уза, бу юлы да балалар, әкият персонажлары белән бергә Кыш бабай һәм Кар кызын коткардылар. Әкияти тамашада приют хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар әкият геройлары белән уеннар уйнадылар.
Ә хатлар буенча теләкләрне тормышка ашыру бәйрәмнең матур бер мизгеле булды.
Екатерина Курапова ярдәмчесе белән бергә пакетларны бер-бер артлы ачып, балаларның Кыш бабайга язган хатларын укыды һәм һәр адресатка игелекле теләкләр теләп, бүләкләр тапшырды.
– Хәйрия ярдәме күрсәтү белән без ун елдан артык шөгыльләнәбез, вакытлар узу белән фикердәшләребез күбәйде, һәм без фонд оештырдык, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының балалар учреждениеләренә чыгабыз, – дип сөйләде Екатерина Курапова. – Кыш бабайга хат аша теләкләрне тормышка ашыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт.
Балаларның фамилияләрен ишеткәч, бүләк алырга ничек килүләрен күрергә кирәк иде. Аларның ихлас рәхмәтләре һәм кочаклауларыннан күзләрдә яшь бөртекләре пәйда булды. Ә бүләкләрне бер-бер артлы алып чыгып кына тордылар – уенчык машинкалар, курчаклар, йомшак уенчыклар, гитара, кечкенәләр өчен косметика, телефоннар... Соңгысы тизлекле велосипед булды. Аңа ия булучы ундүрт яшьлек Тимурның күңеле хис-тойгылар белән тулды.
– Мин Кыш бабайга хат язганда моны көтмәгән идем, мин приютта да түгел идем әле, – ди үсмер. – Тик бу минем хыялым иде!
Игелекле тылсымчы уй-фикерләрне дә укый булып чыга! – дип пышылдаштылар балалар.
Һәр баланың күңелендәге уйлары бары игелекле һәм яхшы булсын иде!
Нет комментариев