Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кырларның уңдырышын арттыру өчен

«Аксубайсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 9 июньгә планлаштырылган 3751 гектарның 700 гектарында туфракны известьлау үткәргән.

«АксуАгро» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы җирләрендә язгы әче туфракны известьлау эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта бу агрочара «Аксубай» агрофирмасы басуларында үткәрелә.

Предприятие җитәкчесе Илфаит Галиев сүзләренә караганда, булачак иген басуларына 3751 тонна известь материалы кертелгән.

–Туфракны известьлауны да, башка теләсә нинди агрочара кебек үк, оптималь срокларда башкару зарур, – дип сөйли Илфаит Мотыйгулла улы. – Известь ташу белән мәшгуль булган йөртүчеләр Геннадий Кондратьев, Анатолий Семенов, Евгений Глазков, башкарылган эшнең мөһимлеген аңлап хезмәт куялар. Чөнки туфракка известь кертү – ул туфракның әчелеген бетерү генә түгел, шулай ук аны ашлау да. Ә димәк, иген кырларының нәтиҗәлеген арттыру да. Известь материалын Зөфәр Җәләлетдинов төяп тора. Механизатор предприятиедә озак еллар эшли һәм мин, җитәкче буларак, һәрвакыт аңа таяна алам.

Предприятие җитәкчесе шулай ук бухгалтериядә эшләүче бердәнбер хезмәткәр Нәзирә Исмәгыйлованы да билгеләп үтте.

– Нәзира Минсәлих кызы безнең икътисадчы да, хисапчы да, кадрлар бүлеген дә җитәкли, – дип билгеләп үтте Илфаит Мотыйгулла улы. – Һәм барлык вазыйфаларны да югары белгеч кебек җиренә җиткереп башкара. Һәм мин бүген, Сабан туе бәйрәме алдыннан үземнең зур булмаган коллективымны чынчынлап халык бәйрәме белән котлап, барысына да сәламәтлек, барлык башлангычларда уңышлар һәм гаилә бәхете телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев