«Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФсында терлек азыгы җитештерү эше тулы куәткә бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 июньгә 700 гектарга якын мәйданнан беренче чабым алынган. Үзәк базаның механикалаштырылган звеносы терлек азыгы әзерләү буенча эшне үзәкләштерелгән рәвештә алып бара. Азык җитештерүчеләр «Октябрь» бүлегендә уңышлы эшләделәр, 2800 тонна сыедырышлы курган куйдылар. Аннан соң «Чирмешән» бүлегенә күчтеләр, анда 2500 тонна сусыл азык җитештерделәр. Киләсе курганны салуга әзерләнәләр. Азык йорты терлекчелек фермасы белән янәшәдә урнашкан. Биредә бүген эшнең иң кызган чагы. Эш ике сменада оештырылган: иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр һәм киресенчә.
Чаптырылган һәм тиешле кондициягә җиткереп киптерелгән печәнне комбайнда Сергей Михайлов җыя һәм параллель рәвештә урнаштыру урынына ташу өчен транспортка төяп җибәрә. Механизаторлар Адель Хөснетдинов һәм Анатолий Фролов, бертуганнар Игорь һәм Андрей Красновлар, Федор Назаров һәм Евгений Третьяков, алмашып эшләп, яшел массаны тигезлиләр һәм тыгызлыйлар. Терлек азыгы җитештерү процессын «Молко» ҖЧҖ идарәчесе Анжела Мельникова һәм баш ветеринария табибы Александр Мясников тикшереп тора.
– Терлек азыгы әзерләүчеләр бердәм һәм намуслы эшли, – дип билгеләп үтте Александр Мясников. – Маллар өчен кыйммәтле азык әзерләү өчен бөтен мөмкинлеләр да бар.
Нет комментариев