Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күз табибы: Күрү органнары буенча инвалидлык сәбәпләре арасында беренче урында – глаукома

Күрү органнары буенча инвалидлык сәбәпләре арасында беренче урында глаукома исәпләнә.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика хастаханәсе баш табибының сырхауханә эше буенча урынбасары Елена Жиденко әйтте.

«Күз авырулары арасында инвалидлыкка китергән иң төп биш сәбәп – глаукома, макуляр дегенерация, күрү нервы атрофиясе, дегенератив миопатия, диабетик ретинопатия», - диде табиб.

Аның сүзләренчә, катаракта авыруы әле азмы-күпме җиңелрәк, күрүне кайтарып та була, ә глаукома авыррак чир. «Катаракта очрагында операция ясасаң, күрү кайта. Глаукомада күрү функциясе кире кайтмый, югала. Нәселендә глаукома булучыларга аеруча игътибарлы булу мөһим», - диде Елена Жиденко.

Белгеч глаукоманың мәкерле чир булуын, сизелми башлануын билгеләп узды. «Беренче билгеләре булмаска да мөмкин, күз авыртмый, күрү сәләте көннән-көн начарая. Беренче билгеләрен көтәргә кирәкми, күз басымын тикшертеп тору зарур. Авыру башында ук үзен белгертми. Башлангыч этапларда ачыклау өчен даими рәвештә диспансеризация узу мөһим», - диде.

Россиядә 2020 елда глаукома белән авыручы 1 млн 246 мең 546 кеше билгеле. 2021 елда Татарстанда 35 мең 368 кеше, Казанда 10 мең 825 кеше глаукома диагнозы белән яшәве мәгълүм.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев