Татарстан территориясендә янгын иминлеге айлыгы уза, 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр аерым янгынга каршы режим кертелә.
Статистика күрсәткәнчә, масскүләмле бәйрәмнәр чорында янгыннар һәм анда һәлак булучылар саны арта.
– Безнең профилактика эше ункөнлекләр һәм айлыклар белән генә чикләнми. Ул ел әйләнәсе алып барыла. Профилактика максатларыннан уңышсыз гаиләләр яшәгән урыннарда полиция хезмәткәрләренең авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә рейдлары уздырыла.Социаль яклау һәм опекунлык хезмәткәрләре белән уңышсыз һәм күпбалалы гаиләләр, ялгыз өлкәннәр яшәгән урыннар тикшерелгән.
Безнең хезмәткәрләр бер елда гына да 4621 кешене колачлаган 86 очрашу һәм җыен оештырдылар, – дип сөйли ТР буенча Россия МЧС ГУ ПР һәм УНД Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Рифкат Юсыпов. – Бер ел эчендә районда 26 янгын очрагы теркәлгән, анда 3 кеше һәлак булган, янгыннар 1,4 миллион сумлык зыян салган.
Торак фондта янгын иминлеге торышын, янгыннар һәм аларда һәлак булган кешеләр торышын район башлыгы киңәшмәләрендә гадәттән тыш хәлләрне юк итү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында сөйләштеләр, кабул ителгән карарлар гамәлгә ашырылган.
Күзәтчелек органнары нинди генә карарлар кабул итмәсен, гражданнарның иминлек кагыйдәләрен үтәве иң мөһим эш булып кала. Массакүләмле чаралар чорында бу аеруча да актуаль: электр приборларын сүндерергә, өйдән озак вакытка киткән очракта күршеләргә мөрәҗәгать итәргә, балаларга пиротехника һәм бенгаль утларын олылардан башка кулланырга рөхсәт бирмәскә.
Аерым игътибар – чыршыга. Анарга эленгән гирляндалар, янгын килеп чыкмасын өчен ышанычлы булырга тиеш.
Нет комментариев