Куркынычсыз каникуллар
Аксубайда язы каникуллар вакытында юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләр арасында имгәнү очракларын киметүгә юнәлдерелгән «Җәяүлеләр кичүе» профилактик чарасы узды.
Җәяүлеләр – юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында иң якланмаган категория. «Җәяүлеләр кичүе» акциясе кысаларында җәяүлеләр хәрәкәтенә өстенлек бирмәү һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларына юл куймау буенча эш алып барыла.
Яшь юл хәрәкәте катнашучылары – белем бирү учреждениеләре укучылары, Дәүләт автомобиль инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә акция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында машина йөртүчеләрнең исләренә төшерделәр, белешмәлекләр һәм фликерлар тараттылар.

Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов автомобильчеләргә транспорт чарасы салонында балаларны ташу һәм яктылык кайтаручы элементларны куллану кагыйдәләр турында сөйләде. Шулай ук ул юл аша чыгуга аерым игътибар бирде.

– Җәяүлеләргә юлда күренеп тору мөһим. Юл хәрәкәте кагыйдәләре киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга киңәш итә. Юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннарда һәм машина йөртүчеләрнең юл бирүенә инанган очракта гына аркылы узарга кирәк. Соңгыларыннан исә, бигрәк тә җәяүлеләр кичүенә якын урыннарда үтә игътибарлы булу, тизлек режимын арттырмау таләп ителә. Балаларның иң якланмаган юл хәрәкәте катнашучылары һәм аларның иминлеге безнең кулларда булуын онытмаска кирәк, – дип ассызыклады автоинспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев