Күргәзмә Аксубай геологы истәлегенә багышланган иде
Соңгы яңалыклар

Күргәзмә Аксубай геологы истәлегенә багышланган иде

Район Башкарма комитетының архив бүлеге Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты планы нигезендә район планеркасында катнашучылар өчен чираттагы экспозиция әзерләде.

Ул күренекле шәхес – ТАССРның атказанган геологы Рауза Әбдрәшитовага багышланган иде.

Киңәшмәдә катнашучылар Рауза Әбдрәшитованың тормышы һәм хезмәте турында сөйләүче сирәк документлар, фотосурәтләр һәм материаллар белән кызыксынып таныштылар. Аксубай районы өчен ул – чын легенда. Үз эшенең югары профессионалы Рауза Әбдрәшитова, Татарстанның нефть сәнәгате үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, гомерен геологик разведка эшенә багышлады.

Архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәмәтшина оешма эшчәнлегенең совет чоры документларын, фотосурәтләрен җентекләп тәкъдим итте.

Рауза Әбдрәшитова – һөнәргә тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге.


Нет комментариев